Хәвеф-хәтәр
7 Мая , 04:24

Алты яшьлек малай балалар бакчасында авыр җәрәхәт алган

Яшел Үзән тәрбиячесе суд каршына басачак

Алты яшьлек малай балалар бакчасында  авыр җәрәхәт алганАлты яшьлек малай балалар бакчасында  авыр җәрәхәт алган
Алты яшьлек малай балалар бакчасында авыр җәрәхәт алган

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы 57 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Аны хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтүдә гаеплиләр, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы. Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның 29 маенда гаепләнүче, тәрбияче вазифасында булганда, Яшел Үзәндәге балалар бакчасы территориясендә уйнаган балаларны карамаган.

Нәтиҗәдә 6 яшьлек малай баскычтан егылып төшеп, умыртка сөягенен сындырып, авыр җәрәхәт ала. Җинаять эше судка җибәрелгән.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас