Хәвеф-хәтәр
5 Мая , 04:59

Телефон шалтырагач, йөрәге туктаган

Телефон шалтырагач, йөрәге туктаганТелефон шалтырагач, йөрәге туктаган
Телефон шалтырагач, йөрәге туктаган

Телефон шалтырагач, Петрозаводскида яшәүче хатынның йөрәге туктаган, аңа реанимация таләп ителгән.

Төбәкнең сәламәтлек саклау министры Михаил Охлопков хәбәр итүенчә, телефон шалтыравы яңгыраганда 48 яшьлек хатын йоклап яткан булган. Ул куркыккан һәм һушын югалткан.

“Аның йөрәк эшчәнлеге туктаган. Янәшәдә ире булган, ул уңышлы реанимация чаралары үткәргән, ашыгыч ярдәм чакырткан. Республиканың ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә медиклар хатынны инде аңында китергән”, – дип язган Охлопков “ВКонтакте” челтәрендә.

Реанимациядән соң хатынны җентекләп тикшергәннәр һәм аңарда  сирәк очрый торган патология (СУИ QT ((синдром удлиненного интервала QT) – ул хәвефле кардиологик тайпылыш (каналопатия), аның вакытында йөрәк тибешләр арасында артык озак “зарядка ала”) булуын ачыклаганнар.

Хатын-кызның йөрәге туктаганын исәпкә алып, аңа кардиовертер-дефибриллятор – хәвефле аритмия кабатланган очракта аны автомат рәвештә юкка чыгара торган зур булмаган прибор урнаштырганнар.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас