Хәвеф-хәтәр
4 Мая , 04:50

Туй вакытында тавыклар кырылып үлгән

Туй үпкәсез булмый диюләре хак бугай...

Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында кошчылык фабрикасы янәшәсеннән  туй кунаклары музыка кычкыртып узгач, 140 тавык кырылып үлгән. Ферма хуҗасы полициягә гариза язган. Бу хакта NDTV басмасы яза. Бу хәл Султанпур җирлегендә апрель ахырында булган. Туй процессиясе Рам-Бхадра-Пурвадан Кудвар районына юлланган. Диджей музыканы бар көченә акырткан.

“Тавыш шулкадәр көчле иде, тавыклар куркышларыннан кырылып үлде”, – диелгән полициягә язылган гаризада.

Sabir Ali Poultry Farm кошчылык фермасы хуҗасы Сабир Али сөйләвенчә, туй аның фермасы яныннан 21.30 тирәсендә узып киткән. Көчле музыка тавышы тавыкларны куркыткан. Тавышка чыдый алмаган кошларның 140ы үлгән. Соңрак полиция диджейга карата җинаять эше кузгаткан. Полиция хезмәткәрләре музыка тавышы рөхсәт ителгән нормалардан артмаганмы икәнен ачыклый.

P.S. Кошлар чыннан да тавыш тәэсиреннән үләргә мөмкин икән. Бу көчле тавышка организмның физиологик реакцияләре һәм өстәмә хәвеф факторлары белән бәйле. Табигатьтә бу механизм кошка хәвефкә тиз арада җавап бирергә (мәсәлән, очып китәргә һәм ерткычтан котылырга) ярдәм итә. Әмма әсирлектә мондый реакция үлемгә китерергә мөмкин.

Чыганак: ife.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас