Хәвеф-хәтәр
4 Май , 05:23

Аскын районында КамАЗ җир астына төшеп киткән

Башкортстанда мондый хәлләр булгалап тора шул...

@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан | Мах@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан | Мах
Фото:@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан | Мах

Шаһитлар сөйләвенчә, йөк машинасы тулысынча диярлек җир астына төшеп киткән – өстә аның кабинасы гына күренә. Бу хәлнең сәбәбе – җир убылу.

Бәхеткә, каза күрүчеләр юк. Шулай да техника җимерелгән. Җир ишелгән урынга  сәбәпләрне ачыклар һәм техниканы чыгарыр өчен махсус хезмәтләр белгечләре белән юл эшчеләре килгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас