Хәвеф-хәтәр
30 Апреля , 10:28

Югалган мәктәп укучысының мәете сулык янында табылган

 Кыз 24 апрельдә Темрюк районының Стрелка бистәсендә югалган.

Югалган мәктәп укучысының мәете  сулык янында  табылганЮгалган мәктәп укучысының мәете  сулык янында  табылган
Югалган мәктәп укучысының мәете сулык янында табылган

Кыз йөрергә чыгып киткән, ләкин өенә кире әйләнеп кайтмаган. Берничә тәүлек волонтерлар, профильле хезмәтләр баланы эзләгән, әмма ул табылмаган. Чәршәмбе, 29 апрельдә, оперативниклар яшүсмерне үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаган. Ул 31 яшьлек җирле кеше булып чыга. Тикшерү версиясе буенча, 24 апрель көндез ул кызны үз машинасына утырткан, шунда ук ул аны буып үтергән. Аннары җинаятьче гәүдәне сулык янында яшергән.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас