Кичә кич Гончаров урамында «Лада Приора» водителе уңга борылганда юлны чыгып барган балага бәрелүгә юл куйган. Зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм кайтарып җибәргәннәр. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә.