

9 яшьлек укучы малай Обручевский районының Самора Машел урамында йөргәндә җирдә төрелгән килеш яткан 1000 сум акчаны күреп кала. Ул аны алмый, шулай да төрелгән акчага кар ыргыта. Берничә секундтан шартлау яңгырый. Бала имгәнмәгән. Шартлау урынына махсус хезмәтләр килгән.
Хәтерегездә булса, моңа охшаш хәл Красногорскида теркәлгән иде. 10 сумлык кәгазь акчага төрелгән ясалма шартлаткыч җайланманы күтәргәч, ул бала кулында шартлаган иде. Кызганычка каршы, шартлау нәтиҗәсендә малай 4 бармагын югалтты. Ясалма шартлаткыч җайланма автомеханиклар өчен сәнәгать коралы эчендә булган.
Чыганак: SHOT МАХ-каналы.