

Нәкъ 16 апрель төнендә Краснодар краеның Туапсе шәһәренә ВСУ дроннары һөҗүме вакытында 14 яшьлек Лера югалган булган. Ул вакытта коткаручылар шартлау нәтиҗәсендә җимерелгән йорт җимерекләре арасынан үсмер кызның гәүдәсен яисә аның үлеменә ишарәләүче билгеләрне тапмаганнар.
Лераның әнисе кызы исән дип уйлый һәм эзләүләрне көчәйтүне үтенә.
Үсмерне 16 апрельдән алып “Ратиборец” хәйрия фонды эзли, эзләүләрдә волонтерлар да катнаша. Бу вакыт эчендә алар 36 үлчәмле аяк эзләренә тап булган. Эзләүләрдә катнашучы ирекмәннәр дроннар һәм тепловизорлар Лераның күчеп йөрүләрен дә теркәгән.
Үсмернең әнисендә кызының телефоныннан шалтыратулар исемлеге дә бар. Шушы арада кемдер телефоннан шалтыратып маташкан.
Baza каналы язуынча, ике көн элек югалган кызның эзен эт тә сизгән. Тик, яңгыр эзләрне җуя һәм исләр дә юкка чыга, шуңа үсмерне табу өмете көннән-көн кими.
Беспилотник йортка бәреп кергән вакытта Лера өйдә иде, ди ана кеше. Хатын бу вакытта 7 яшьлек оныгын коткаруга ташланган, кызы артыннан янгынга әтисе дә сикереп маташкан. Әмма Лераны исән килеш тә, аның үлеменә күрсәтүче эзләрне дә тапмаганнар. Үсмернең әти-әнисе шартлау дулкыны Лераны йорттан чыгарып очыргандыр да, ул, шок хәлендә, урман ягына йөгергәндер, дип уйлый.
Чыганак: lenta.ru