Хәвеф-хәтәр
27 Апреля , 10:27

Шок: алты яшьлек кызның үле гәүдәсе табылган

 Екатеринбургта алты яшьлек кызның үле гәүдәсе табылган

Шок:  алты яшьлек кызның үле гәүдәсе табылганШок:  алты яшьлек кызның үле гәүдәсе табылган
Шок: алты яшьлек кызның үле гәүдәсе табылган

Бала москит челтәренә таянган һәм тәрәзәдән егылып төшкән. Бу хакта РИА Новостига РФ төбәк Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Александр Шульга хәбәр итте. 26 апрель кичендә хокук саклау органнарына кызның үлеме турында хәбәр килә. Аның гәүдәсен Шефская урамында табалар. Беренчел мәгълүматлар буенча, инцидент вакытында бала бүлмәдә берүзе, өлкәннәр каравыннан башка булган. Тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Алар фаҗигагә китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыклый. Эчке эшләр министрлыгының өлкә баш комитеты матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых ачыклык керткәнчә, гаилә тулы һәм имин, профилактика системасы органнарында исәптә тормаган. Һәлакәт вакытында әнисе кухняда  ризык әзерләгән булган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас