Хәвеф-хәтәр
27 Апреля , 10:45

Дүрт кеше бассейнда хлорка белән агуланып хастаханәгә эләккән

Мәскәү прокуратурасы шәһәрнең көньягында урнашкан фитнес-клубта агулану белән бәйле дип фаразланган инцидентны тикшерүне үз өстенә алган

Дүрт кеше бассейнда хлорка белән агуланып хастаханәгә эләккәнДүрт кеше бассейнда хлорка белән агуланып хастаханәгә эләккән
Дүрт кеше бассейнда хлорка белән агуланып хастаханәгә эләккән

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте үзенең телеграм-каналы аша хәбәр итте. "Беренчел мәгълүматлар буенча, Хлебозавод проездындагы фитнес-клубларның берсендә бассейнга килү вакытында берничә кеше үзләрен начар хис иткән һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Аларның икесен хастаханәгә озатканнар", - диелә хәбәрдә. Элегрәк социаль челтәрләрдә Мәскәүдәге «СССР» фитнес-клубы бассейнында химик матдә белән агуланудан дүрт кеше зыян күргән дип хәбәр ителгән иде. Канал мәгълүматы буенча, хлор агып чыккан, һәм барлык дүрт зыян күрүче — клубка килүчеләр һәм хезмәткәрләрне дәваханәгә алып киткәннәр.  Канал хәбәр иткәнчә, бинадан 30 кешене эвакуацияләгәннәр.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас