

Балашихада яшәүче хатын, мигреньнән дару эчкәч, гомеренә куркыныч янаган авыру белән дәваханәгә эләккән.
31 яшьлек хатын 20 ел чамасы көчле баш авырту өянәкләреннән җәфаланган. Күптән түгел табиблар аңа мигреньнән яңа дару язганнар. Даруны эчкәч, икенче көнгә яшь хатын шешенгән йөз кулларында тимгелләр белән уянган, авыз-иреннәреннән кан киткән. Ашыгыч ярдәм чакыртып, йогышлы авырулар хастаханәсенә китәргә туры килгән.
Анда табиблар авыру хатында стоматит, конъюнктивит һәм Коксаки вирусыдыр дип уйлый. Әмма аның хәле күзгә күренеп начарайган. Кабат анализлар тапшырырга туры килгән, алар Стивенсон-Джонсон синдромын (Стивенс-Джонсон синдромы (ССД) — ул кискен, авыр, гомер өчен хәвефле аллергик реакция, ул тире һәм лайлалы тышчаларның зарарлануы белән билгеләнә. Еш кына дару препаратлары кабул итү белән бәйле, ләкин аны инфекцияләр, яман шеш авырулары яки башка факторлар китереп чыгарырга да мөмкин. – Авт.) күрсәткән. Чир хатынның борынын, авызын, күзләрен зарарлаган һәм эчке органнарга кадәр барып җиткән.
Авыру хатын ике атна дәваханәдә яткан. Хәзер аны озак вакыт тернәкләнү көтә.
Чыганак: lenta.ru