+15 °С
Облачно


Кичә якынча 11:00 сәгатьтә Бәләбәй-Новосемкино трассасының 24 нче чакрымында 54 яшьлек «ВАЗ-2106» йөртүчесе идарә итүне югалтып, кюветка төшкән һәм металл киртәгә килеп бәрелгән. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат ашыгыч ярдәм килгәнче урында ук үлгән. Авария шартлары ачыклана.