Хәвеф-хәтәр
24 Апреля , 11:31

Дүрт турист тауларда кар ташкыны астына эләккән

Дүрт турист тауларда кар ташкыны астына эләккән, тагын өчесе котылып калган

Дүрт турист тауларда кар ташкыны астына эләккәнДүрт турист тауларда кар ташкыны астына эләккән
Дүрт турист тауларда кар ташкыны астына эләккән

Бурятиядә дүрт альпинистны кар ташкыны каплаган. Тагын өч турист котыла алган, дип хәбәр итә Русия Тикшерү комитетының республика буенча Тикшерү идарәсе. Төбәк Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, теркәлмәгән җиде кешедән торган төркем Мунку-Сардык тавына күтәрелә башлаган. «26 нчы партия съезды»на күтәрелгәндә алар лавина астына эләккәннәр. Төркемнең өч катнашучысы коткаручылар белән рация аша элемтәгә кергән һәм үзләренең җәрәхәтләре турында хәбәр итә алган. Коткаручылар эзләү эшләрен башлаган. Русия Федерациясенең Бурятия Республикасы буенча Тикшерү комитеты килеп чыккан хәлне тикшерә башлаган.

Фото: СУ СКР по Республике Бурятия

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас