+16 °С
Облачно


Кышлау-Елга авылында түбәсе мунча белән уртак булган торак йорт яна башлаган. Һәлакәт урынында янгын сүндерүчеләр 57 яшьлек хатын-кыз һәм аның 16 яшьлек улының гәүдәләрен таба. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем һәм Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы эшли.