Юлия “Стомэл” клиникасына пломбасын тергезер өчен килгән. Процедура вакытында табибның шлифовкалау дискы чыгып очкан һәм аның теленә тигән. Табиб яраны эшкәрткән һәм Юлияне бар да әйбәт, дип ышандырган. Ул дәвалау өчен акча түләгән һәм кайтып киткән. Әмма анестезия тәэсире беткәч, Юлия коточкыч авырту сизгән. Ул сөйли, ашый һәм гадәттәгечә яши алмаган. Авыртудан җәфаланган Юлиягә икенче клиникада берничә җөй салганнар.
Стоматолог үзе журналистларга бу хәлнең очраклы килеп чыгуын һәм киселү эзенең зур булмавын сөйләгән. Җөй салмаган очракта ул тизрәк тә төзәлер иде дигән.
Пациент кыз “Стомэл”га судка кадәрге дәгъва җибәргән, аңа дарулар, туклану бәясен капларга, шулай ук үзләренең хезмәтләренә сертификат тәкъдим иткәннәр. Нәтиҗәдә Юлия суд аша клиникадан 70 мең сум компенсация түләткән, һәм ул бу суммада гына туктарга җыенмый...
Чыганак: Mash Batash МАХ-каналы.