Хәвеф-хәтәр
21 Апреля , 04:37

“Савушкин продукт” продукциясендә хәвефле матдә тапканнар

Ә бит Белоруссия сөт ризыкларын мактыйлар иде...

"Башинформ" архивыннан."Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

Россельхознадзор Белоруссиянең “Смолевичи Молоко” һәм “Савушкин продукт” җитештерүчеләренең сөт продукциясен тикшерүләрне катгыйландырган. Сәбәбе: бу компания җитештергән эремчектә сөткә эләгергә тиеш булмаган дару эзләре тапканнар. Нәтиҗәләр Русия базарына керә торган Белоруссия сөт продукциясен мониторинглау барышында расланган.

Хәвефле матдә альбендазола сульфон дип атала. Бу гельминтларга каршы дару калдыгы – аның ярдәмендә терлекләрне дәвалыйлар. Әгәр сыерга шундый препарат эчергәннәр икән, билгеле бер вакыт дәвамында аның сөтен кулланырга ярамый. Әмма, тикшерү күрсәтүенчә, кагыйдәне бозганнар.

Сөттә һәм эремчектә бу матдәнең аз гына микъдары да ашказаны авыртуга, аллергиягә сәбәпче булырга мөмкин, ә даими кулланганда бавырга шактый йөкләнеш булачак.

Күзәтчелек ведомствосы ике фабрика продукциясен көчәйтелгән лаборатория контроленә күчергән. Хәзер һәр партияне аеруча җентекләп тикшерәчәкләр.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас