Хәвеф-хәтәр
21 Апреля , 11:33

Хәвефсезлек каешлары саклап калган

Башкортстанда  дүрт кеше, шул исәптән ике бала юл-транспорт һәлакәтенә  эләгә

Хәвефсезлек каешлары саклап калганХәвефсезлек каешлары саклап калган
Хәвефсезлек каешлары саклап калган

Авария кичә Уфа-Яңавыл автоюлының 90 чакрымында булган. Төбәк дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, ярымприцеплы «Ниссан Кашкай» автомобиленең 76 яшьлек йөртүчесе идарә итүне башкара алмаган, каршы як полосага чыккан һәм 39 яшьлек водитель идарә иткән «Мазда сх-7» автомобиле белән бәрелешкән. Бәрелешнең нык булуына карамастан, автомобильләрдә булган барлык кешеләр хәвефсезлек каешын эләктергән булганнар, дип хәбәр иттеләр ведомствода. “Мазда” ның бер яшьлек пассажиры да балалар креслосына утыртылган һәм ышанычлы рәвештә теркәлгән, 9 яшьлек кыз хәвефсезлек каешын эләктергән булган", – дип сөйләделәр республиканың ГАИ хезмәтендә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә дүрт пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас