Хәвеф-хәтәр
20 апрель , 06:28

Үлем хәлендәге бүрене коткарганнар

Экосистема өчен ерткыч хайваннарны саклау бик мөһим.  

Карачай-Черкесск республикасында ике гид аяклары сынган бүрене коткарган. Кыргый җәнлекне машина таптаган.

Марина исемле гид хатын сөйләвенчә, ул Пасха алдыннан коллегасы белән Архыздан Зеленчукская станицасына кулич сатып алырга китеп барган. Алар юлны көч-хәл белән кичеп маташкан бүрене күргән. Аның аяклары җәрәхәтләнгән булган, якында гына җимерек бампер яткан. Күрәсең, бүре якында урнашкан көтүлектәге сарыклар исен сизгән һәм шунда ашыккан, әмма аны  машина бәрдергән.

Кешеләрне күргән бүре тәүдә качмакчы булган, әмма күлне йөзеп чыга алмаган һәм ахырда кешеләргә ышанганн. Аны судан чгарганнар. Марина ничек тә бүрене коткарырга дигән карарга килгән. Аңа бүре һөҗүм итәргә теләгән көтүлек фермеры ярдәм иткән: җәнлек язмышы өчен бик тә кайгырган ир-ат җеп һәм  жилетка биргән. Маринаның хезмәттәше ерткычның авызын җеп белән бәйләгән дә, жилеткага төреп, машинага илткән.

Ерткычны Ставропольдәге “Пеликан” җәнлекләр үзәгенә илткәннәр. Бүре акрынлап тернәкләнә, тиздән аны Краснодарга реабилитациягә алып китәчәкләр. Җәнлекнең ике аягы сынган, һәрберсен дәвалар өчен 35 мең сум акча кирәк. Марина хезмәттәше белән 2 яшьлек ата бүрегә Куличик дигән кушамат таккан.

Чыганак: SHOT МАХ-каналы. 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас