Хәвеф-хәтәр
20 Апреля , 06:12

Бикле фатирда театр актеры һәм аның хатынының үле гәүдәләрен тапканнар

Мытищида бикле фатирда театр актеры һәм аның хатынының үле гәүдәләрен тапканнар

Бикле фатирда театр актеры һәм аның хатынының үле гәүдәләрен тапканнарБикле фатирда театр актеры һәм аның хатынының үле гәүдәләрен тапканнар
Бикле фатирда театр актеры һәм аның хатынының үле гәүдәләрен тапканнар

Мытищида Воровский урамындагы фатирларның берсендә күршеләр каты тавыш ишеткәннәр. Тикшерүчеләр килеп җиткәч, 16 нчы каттагы ишек эчтән бикле була. Аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә ачарга туры килә. Фатирда муен һәм күкрәк яралары киселгән ике кешенең гәүдәсен тапканнар. Һәлак булучылар «Фэст» театры актеры Владислав Бенграф һәм аның хатыны Евгения булып чыкты, дип хәбәр итә ТАСС Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Баш Тикшерү идарәсенә сылтама белән. Тикшерүчеләр үтерү турында ике җинаять эше кузгаткан. Кайбер мәгълүмат чаралары ир белән хатынның аерылышуга гариза бирү нияте белән бәйле конфликт барышында бер-берсенә җәрәхәтләр ясарга мөмкин дип хәбәр итә. Бенграфка 28 яшь була, аның хатыны Евгениягә – 23 яшь.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас