Хәвеф-хәтәр
19 Апреля , 04:33

Янгын бала гомерен өзгән

Бала шәхси йорттагы янгыннан соң һәлак булган, җинаять эше кузгатылган

Янгын бала гомерен өзгәнЯнгын бала гомерен өзгән
Янгын бала гомерен өзгән

Сеченовск округында коточкыч фаҗига була. Анда янгыннан соң дүрт яшьлек бала һәлак була. Тагын берсе - дәваханәдә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе буенча Баш идарәсенә сылтама белән «в Городе N» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Иртән Мурзицы авылында Волговая урамында торак йортта янгын чыккан. Беренче янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, алар бинаның бөтен түбәсе януын ачыклаганнар. Шаһитлар йорттан дүрт һәм өч яшьлек малайны эвакуацияләгәннәр. Балаларны район хастаханәсенә озатканнар, ләкин, кызганычка каршы, аларның олысы вафат булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, балаларның әнисе өченче баласын мәктәпкә алып киткән, кечкенәләрен караусыз калдырган. Янгын 45 квадрат метр мәйданда сүндерелгән. Хәзерге вакытта һәлакәт урынында тикшерү һәм янгын лабораториясе белгечләре эшли, алар янгынның сәбәбен ачыклый. Бала үлеменә бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә мәгълүмат агентлыгы. Тикшерүчеләр фаҗига урынын тикшерә һәм шаһитлардан сорау ала.

Янгын һәм малайның үлем сәбәпләрен ачыклау өчен суд экспертизалары билгеләнгән. Булган хәлнең шартлары ачыклана.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас