Хәвеф-хәтәр
19 Апреля , 04:34

Әтиең үлде дип шалтыраткач, йөрәге түзмәгән

Ялган шалтырату пауэрлифтинг буенча чемпионны үтергән: егет әтисенең үлеме турындагы хәбәрдән соң Байктан егылып төшкән. 

Әтиең үлде дип шалтыраткач, йөрәге түзмәгәнӘтиең үлде дип шалтыраткач, йөрәге түзмәгән
Әтиең үлде дип шалтыраткач, йөрәге түзмәгән

Таиландта пауэрлифтинг буенча 22 яшьлек чемпион Александр Пожидаев һәлак булган-ул чынлыкта исән һәм сәламәт булган әтисенең үлеме турында шалтырату алгач үлгән, дип хәбәр итә «Аргументлар һәм фактлар».

Егет күптән Таиландта яши һәм кайчакта Русия туристларына ярдәм итә, фаҗига Баан Дусит янында булган, аны җирле халык рус бистәсе дип атый. Җәмәгать эшлеклесе Светлана сүзләренчә, Александрга күптән түгел 22 яшь тулган, фаҗигагә кадәр кич белән туристка ниндидер кеше шалтыраткан, хәтта туганы да түгел, ул әтисенең үлеме турында хәбәр иткән һәм Александрның хәтта күмәргә дә килмәве өчен шелтәләгән. Ишеткәннәрдән соң спортчы өйдән йөгереп чыга да мотоциклга утырып китә. Берничә минуттан ул вафат була.

Спортчы баш сөяге-ми җәрәхәте алган, күпсанлы сынулар һәм эчке органнары зарарланган. Интернет челтәрендә Александрның әле исән килеш асфальтта ятуы видеосы таралды, аңардан ерак түгел — байк. Аны ятарга һәм хәрәкәтләнмәскә сорыйлар, ләкин ул нәрсә булганын аңламый, әйләнергә тырыша һәм авыртудан ыңгыраша.

Аны реанимациягә китерергә һәм үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә тоташтырырга өлгергәннәр, ләкин йөрәге түзә алмаган.

Әтиең үлде дип шалтыраткач, йөрәге түзмәгән
Әтиең үлде дип шалтыраткач, йөрәге түзмәгән
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас