Хәвеф-хәтәр
19 Апреля , 04:32

Киевта ир-ат урамда массакүләм атыш оештырган

Киевта ир-ат урамда массакүләм атыш оештыра-алты кеше һәлак була.

Киевта ир-ат урамда массакүләм атыш оештырганКиевта ир-ат урамда массакүләм атыш оештырган
Киевта ир-ат урамда массакүләм атыш оештырган

Киевта массакүләм атыш була: ир-ат, алты кешене үтереп, урамда ук карабиннан ут ача. Тагын 15 зыян күргән, алар арасында 12 яшьлек бала да бар. Һөҗүм итүчене көч структуралары хезмәткәрләре атып үтергән, дип яза RT. Җинаятьченең шәхесе ачыкланган-ул ниндидер Васильченков булып чыккан. Ул аткан корал законлы нигездә теркәлгән. Моннан тыш, узган елның декабрендә ир-ат үзе күзәтчелек органнарына медицина белешмәсен биреп, карабиннан ату үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать нәтиҗәләре буенча ау винтовкасына рөхсәтне озынайтканнар. 2023 елда ул кешене кыйнаган һәм җиңел тән җәрәхәтләре ясау эше буенча узган. Башта биш һәлак булучы турында хәбәр ителгән иде, әмма соңрак яраланган хатын-кызларның берсе хастаханәдә үлгән.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас