+29 °С
Облачно


Авария Юрий Гагарин урамында булган. 42 яшьлек ир-ат «Тойота Рав 4» руле артында парковкадан чыгып, тротуар буйлап барган 85 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Зыян күрүчене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр. Хәзер юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү уздыралар.