+22 °С
Ясно


Җомга көнне, 17 апрельдә, Уфада балигъ булмаган бала катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. ГАИ мәгълүматы буенча, кичке сәгать 6да эвакуатор 10 яшьлек баланы бәрдергән. Махсус техника руле артында 1985 елгы машина йөртүче булган.
Бала юлны тыелган урында кичкән. 10 яшьлек җәяүлене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә салганнар. Административ тикшерү башланган.