Хәвеф-хәтәр
17 Апреля , 04:28

Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте оештырган студент иректә калачак

Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте оештырган студент иректә калачак

Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте оештырган студент иректә калачакҮлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте оештырган студент иректә калачак
Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте оештырган студент иректә калачак

Башинформ хәбәр иткәнчә, быел февраль  аенда егетне шартлы рәвештә 1 ел 6 айга ирегеннән, транспортның барлык төрләре белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2 елга мәхрүм иткәннәр.

Җәзаны йомшартучы шартлар сыйфатында суд гаепне тулысынча тануны, кылган гамәлләренә чын күңелдән үкенүне, мораль зыянны ирекле рәвештә кайтаруны — 1,5 млн сум, зыян күрүче вәкиле тарафыннан дәгъвалар булмауны һәм башкаларны исәпкә алган.

Прокуратура хөкем карары белән килешмәгән һәм аны апелляциягә биргән.

Башкортстанның Югары суды 6 апрельдә беренче инстанция суды карарын үзгәрешсез калдырган, дип белдерделәр мәгълүмат агентлыгына БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә. Исегезгә төшерәбез, 40 яшьлек хатын кыз кызы белән кайтып барганда алар өстенә югары тизлектә машина барып менә. Ана кеше кызын үзе белән каплап өлгерә. Ул үзе башы белән бәрелеп, үлем җәрәхәтләре ала.

Егет ГАИ хезмәткәрләренә хәбәр иткәнчә, ул җәяүлеләрне күрмәгән һәм бәрдермәс өчен кибет ягына борылган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас