

Зыян күргән яшүсмерләрне баш миенең клиник институтында коткарырга туры килгән, дип хәбәр итә “Россия” газетасы. Томскта бер яшүсмердә талпан тешләгәннән соң Лайм авыруы тапканнар һәм дәвалау билгеләгәннәр. Ләкин тиздән егет үзендә тагын бер талпан тапкан, ләкин бу юлы медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән. Ике атнадан соң аның хәле начарая, табиблар аны «менингоэнцефалит»диагнозы белән хастаханәгә салалар. Пациент комага киткән һәм үпкәләрнең ясалма вентиляцисенә тоташтырылган. Медицина иминияте ярдәмендә егетне Екатеринбургтагы баш мие институтына күчергәннәр. Аңа озак дәваланырга туры килгән.
Тагын бер бәхетсезлек очрагы Омск шәһәрендә булган, анда егетне ике талпан тешләгәннән соң реанимациягә озатканнар. Егеткә авыр формада талпан энцефалиты диагнозы куелган. Дәвалану ярты елдан артык дәвам иткән. Зыян күрүчегә шулай ук Свердловск өлкәсендәге баш миенең клиник институтында тернәкләнергә туры килгән.