Хәвеф-хәтәр
16 Апреля , 04:17

Талпан кадалуга зарланып, 44 кеше медикларга мөрәҗәгать иткән

Талпаннар сезоны башланды...

Башкортстанда талпан тешләү аркасында табибларга 44 мөрәҗәгать теркәлгән, шул исәптә 24 бала. Күпчелек очраклар Уфадан читтә булган, дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Башкортостандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Шакирова.

Республикада паркларны, скверларны һәм башка ял итү зоналарын акарицидлар белән эшкәртү башланды. Уфада аларны 25 апрельгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Белгечләр балалар белән яхшы каралган паркларда йөрергә, саклагыч киемнәр кияргә һәм тышта  йөреп кергәннән соң тәнне җентекләп тикшерергә киңәш итәләр. Әгәр талпан табылса, ашыгыч ярдәм бүлегенә барып, талпан энцефалиты һәм боррелиозга лаборатор тикшерүен үтәргә кирәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас