Хәвеф-хәтәр
15 Апреля , 06:46

Тәрбияче айлар буе сабыйларны кыйнаган

Северодвинск шәһәрендәге «Винни-Пух» балалар бакчасында ата-аналарның ясле төркемендә балалар белән рәхимсез мөгамәләгә шикаятьләреннән соң тавыш купкан.

Тәрбияче айлар буе сабыйларны кыйнаганТәрбияче айлар буе сабыйларны кыйнаган
Тәрбияче айлар буе сабыйларны кыйнаган

Аларның сүзләренә караганда, тәрбияче Ольга Зелянина берничә ай дәвамында сабыйларны кыйнаган, мыскыл иткән. Иң куркынычы-булган хәл видеога эләккән. Аларны икенче тәрбияче яздырган,  шуннан соң алар интернет челтәрендә таралып, әти-әниләренә барып җиткән. Прокуратураны тикшергәннән һәм материалларны өйрәнгәннән соң Тикшерү комитеты балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә белән тоташтырылган тәрбия буенча бурычларны тиешенчә үтәмәү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгаткан.

Чыккан җәнҗалдан соң Зелянина үз теләге белән эштән китәргә тырышып караган, әмма аңа баш тартканнар.

Тикшерү вакытында аны эштән читләштерәчәкләр, ә аннары педагогик эшчәнлек белән туры килми торган гамәлләре өчен маддә буенча эштән чыгарачаклар. Тикшерү бара.

Чыганак: "Фактлар Дөньясы"

Тәрбияче айлар буе сабыйларны кыйнаган
Тәрбияче айлар буе сабыйларны кыйнаган
Тәрбияче айлар буе сабыйларны кыйнаган
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас