+8 °С
Ясно


Бүген, 15 апрельдә, Башкортстанга янә пилотсыз очкычлар һөҗүм итте.
Бу юлы алар Стәрлетамак шәһәренең сәнәгать зонасына таба очырылган.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров әлеге хәлгә карата белдерү ясады.
“Башкортостан пилотсыз очу аппаратларының террористик һөҗүменә дучар булды. Берничә пилотсыз очкыч Стәрлетамакның сәнәгать зонасы өстендә бәреп төшерелгән. Аларның кайсыбер өлешләре бер предприятие территориясенә төшкән. Янгын чыккан. Барлык хезмәтләр дә урында эшли, янгынны сүндерә”, – дип хәбәр итте ул.