

Бәләбәй районында 4 кеше үлеменә китергән коточкыч авария теркәлгән. Әлегә билгеле мәгълүматларга ярашлы, бүген иртән 6.00 сәгатьтә Бәләбәй-Приют юлының 28нче километрында “Дэу Нексиа” руле артындагы 16 яшьлек водитель кюветка чыгып очкан. Машина ауган.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 27 яшьлек ир-ат, 29, 28, 25 яшьлек хатын-кызлар гомере өзелгән. Машина руле артындагы үсмер авыр хәлдә дәваханәгә озатылган.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең эшен җайга салу, шулай ук барлык хәлләрне ачыклау өчен юл-транспорт һәлакәте урынына БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ДАИ идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы полиция полковнигы Олег Дмитриев килгән. Авариядә катнашучыларның мәгълүматлары ачыклана, дип хәбәр иттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.
Чыганак: bashinform.ru