Хәвеф-хәтәр
13 Апреля , 04:36

Теш табибы баланың ашказанында энә югалткан

Әстәгъфирулла!

Розалия Хисаева.  fotobank02.ruРозалия Хисаева.  fotobank02.ru
Фото:Розалия Хисаева. / fotobank02.ru

Карелиядә стоматолог 9 яшьлек кыз баланың ашказанында энә югалткан. Бу хакта “112” МАХ-каналы яза. Баланың картәнисе сөйләвенчә, 9 апрель көнне Ира әнисе белән Петрозаводскидагы “Космо” стоматологиясенә барган. Тешне дәвалаганнан соң күп тә үтми аларга клиникадан шалтыратканнар һәм кире килүләрен сораганнар. Хирург ана белән балага стоматологик файлны (энә) таба алмавын аңлаткан һәм рентген үтәргә җибәргән. Хастаханәдә энәнең ашказанда булуы ачыкланган. Әмма эндоскопия операциясе нәтиҗәләр бирмәгән. Стоматологик энә эчәклеккә үк төшеп киткән, Ира авыртына башлаган. Клизмалар да уңышлы булмаган. Ә өстәмә рентгеннан соң энәнең юан эчәклектә булуы ачыкланган. Балага тагын бер операция ясарга тиешле булганнар, әмма ике көннән соң энә табигый юл белән чыккан. Стоматолог һәм клиника гаилә алдында гафу үтенмәгән. Прокуратура тикшерү оештырган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас