Бүген иртән Дагыстанның Цунтин районы Шаитли авылында таудан төшкән кар ташкыны аркасында ана белән 7 яшьлек бала кар астында калган. Аларны тиз арада коткарырга һава торышы шартлары комачаулаган. Мәгълүмат чаралары хәбәре буенча, Шаитли авылында берничә йорт кар астында калган. Калган каза күрүчеләрне җирле халык азат иткән.
8 сәгатьтән артык вакыт үтүгә ана белән баланы коткарганнар. Хатынның кул-аяклары сынган, аны хастаханәгә озатканнар. 7 яшҗлек малайга берни булмаган. Кар ташкыны төшү очрагы буенча процессуаль тикшерү оештырылган. Табигать казасы иртәнге сәгать бишләр тирәсендә теркәлгән.
Коткару кадрларыннан күренүенчә, кешеләргә йорт җимерекләрен кисеп һәм чапкалап, хатын белән аның улын тар гына тишектән азат итәргә туры килгән. Тулысынча кар астында калган йортны коткаручылар башта кул белән тазарткан.
Күрше Мокок авылында кар төшү аркасында торак йортка югары вольтлы электр үткәргеч линиясе ауган. Моңа өстәп, Гумбет һәм Ботлих тау районнары чигендә атлар күпләп яуган кар әсирлегендә калган. 20 атны коткарганнар, 10 ат һәлак булган. Алар карны ерып чыга алмаган.
Чыганак: SHOT МАХ-каналы.