

Бүген иртән Бишбүләк авылында билгесез машина йөртүче җәяүлене бәрдергән һәм күздән югалган. 46 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләренең оператив эше нәтиҗәсендә машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан 500 метр ераклыкта табылган. Ул алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган 44 яшьлек ир-ат булып чыккан. Урында һәм медицина учреждениесендә тикшерүдән ул катгый баш тарткан.
Автомобиль махсус тукталышка урнаштырылган, хокук бозучы полиция бүлегенә китерелгән.
Эчке эшләр министрлыгының БР буенча кайнар линиясе: Әгәр сез исерек хәлдә машина йөртү шаһиты булсагыз, 279-32-92 телефоны буенча хәбәр итегез. Битараф калмагыз — бәлки, сез кемнеңдер гомерен саклап калырсыз.
Чыганак : "Башинформ"