Хәвеф-хәтәр
10 Апреля , 06:07

Нефтькә баткан аккош һәлак булган

Уфада нефтькә баткан аккош, волонтерларның аны коткарырга тырышуларына карамастан, һәлак булган.

Нефтькә баткан аккош һәлак булганНефтькә баткан аккош һәлак булган
Нефтькә баткан аккош һәлак булган

Уфада Черниковкадагы промзонада тулысынча нефть белән пычранган аккошны тапканнар, дип язган идек. Барлык тырышлыкларына карамастан, 10 апрель иртәсендә кошның үлеме турында билгеле булды. Белгечләр фаразлавынча, аккош пары белән бергә завод өстеннән очкан һәм нефть күлләвегенә утырган. Кошларның берсе, бәлки, чыгып китә алгандыр. Мондый очраклар бу территориядә беренче тапкыр гына түгел.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас