Фаҗига турында ниләр билгеле?
Камчаткада ике турист үлгән, биш турист җитди туңу билгеләре белән табылган. Аларны эзләү операциясе тәмамланган.
9 кешедән торган төркем үзләренең маршрутын 28 мартта теркәгән һәм Пиначёво посёлогыннан юлга чыккан. Сәяхәтчеләрнең бер өлеше – Санкт-Петербургтан, икенчесе – Череповец шәһәреннән. Аларга 21-31 яшь булган.
3 апрель көнне Талов кордоны тирәсендә туристлар арасында талаш чыккан. Ике кеше (телефон һәм палатка белән) кыскартылган маршрут буенча киткәннәр һәм әлеге вакытта алар Семенов кордоныда. 7 кеше төп маршрут буенча юлларын дәвам иткән (аларның палаткасы һәм элемтә чыганагы булмаган).
6 апрель көнне 7 кешедән торган төркем элемтәгә чыга алган, алар бар да әйбәт дип хәбәр иткән. Икенче көнне аларны Шумная шарлавыгы тирәсендә күргәннәр. Алар бер көн эчендә Авачинский перевалына кадәр барып җитәргә планлаштырган. Арытаба алар белән элемтә югалган. Туристлар планлаштырылган урынга 10 апрельдә килеп җитәргә тиеш булган.
Коткаручылар һәлак булган ике кешене һәм туңу билгеләре булган биш туристны тапканнар. Алар янына вертолет җибәргәннәр. Коткаручылар фикеренчә, туристларның бүленү карары шундый нәтиҗәгә китергән.
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, ди халык мәкале дә... Бу очракта туристларга җәнлекләр һөҗүм итмәгән, ә шулай да вакыйга фаҗигале тәмамланган.
Чыганак: SHOT МАХ-каналы.