Хәвеф-хәтәр
10 Апреля , 09:34

Каршы як полосага чыгып, кеше үтергән

Җомга көнне 10 апрельдә Зәй районында фаҗигага китерүче юл һәлакәте була 

Каршы як полосага чыгып, кеше үтергәнКаршы як полосага чыгып, кеше үтергән
Каршы як полосага чыгып, кеше үтергән

Татарстан Республикасының Зәй районында 64 яшьлек Kia йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як полосага чыккан һәм 42 яшьлек йөртүче идарә иткән Toyota белән бәрелешкән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Toyota ның 50 яшьлек пассажиры урында ук үлгән. Урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли. Булган хәлнең шартлары ачыклана.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас