

Пәнҗешәмбе көнне, 9 апрельдә, якынча 23:30 сәгатьтә Свердловск өлкәсендә яшәүче 44 яшьлек Scania йөк машинасы йөртүчесе (автомобиль белән идарә итү стажы 27 ел) Үрге Ослан районы ягыннан Казанга таба М7 трассасы буенча хәрәкәт иткәндә, транспорт хәрәкәтен даими контрольдә тоту мөмкинлеге бирә торган хәвефсез тизлекне сайламаган.
Нәтиҗәдә ул Пермь өлкәсендә туган 35 җәяүле ир-атны бәрдергән. Шул ук вакытта җәяүле, киемендә утны кире кайтаручы элементлар булмаган килеш, трасса буйлап каршы якка барган. Алынган
җәрәхәтләрдән җәяүле һәлакәт урынында вафат була.