Хәвеф-хәтәр
9 Апреля , 06:40

Яшүсмерне тышкы кыяфәте аркасында кыйнаганнар һәм чәчен кискәннәр

Омск шәһәрендә  исерек компания яшүсмерне тышкы кыяфәте аркасында кыйнаган һәм аның чәчен кискән.

Яшүсмерне тышкы кыяфәте аркасында кыйнаганнар һәм  чәчен кискәннәрЯшүсмерне тышкы кыяфәте аркасында кыйнаганнар һәм  чәчен кискәннәр
Яшүсмерне тышкы кыяфәте аркасында кыйнаганнар һәм чәчен кискәннәр

Әлеге күңелсез  инцидент гараж кооперативында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, конфликт яшүсмер 43 яшьлек  кешенең машинасына очраклы рәвештә таш белән тиюдән соң башланган. Сөйләшәсе урынга, элек милек җинаятьләре өчен хөкем ителгән ир-ат дуслары белән бергә яшүсмерне  хөкем иткән. Алар аны гаражда кыйнаган һәм чәчләрен кискән. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, бала ярдәмгә чакырган, ләкин үтеп баручылар битараф булган. Һөҗүм итүчеләргә кыйнау һәм балигъ булмаганны законсыз ирегеннән мәхрүм итү өчен җинаять җаваплылыгы яный.

Чыганак: "Фактлар Дөньясы", https://vk.com/mir.faktov

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас