Хәвеф-хәтәр
9 Апреля , 11:45

Кызларны капотка утыртып йөрткән

Уфада кызларны капотка утыртып  йөртүче водительне җаваплылыкка тартканнар

Кызларны капотка утыртып йөрткәнКызларны капотка утыртып йөрткән
Кызларны капотка утыртып йөрткән

Кадрларда «Мицубиси Лансер» йөртүчесе. Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, пассажирларны машина капотына утыртып йөрткән. ГАИ хезмәткәрләре бу машинаны туктаткан. Руль артында 22 яшьлек егет булган. Аңа карата «Хәвефсезлек каешын куллану кагыйдәләрен бозу» һәм «Кешеләрне йөртү кагыйдәләрен бозу» маддәләре буенча административ материаллар төзелгән. Шулай ук «Җәяүле яки пассажир тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җаваплылыкка 18 һәм 20 яшьлек ике пассажир кызны җәлеп иткәннәр. "Пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозу, шул исәптән каешны такмый йөрү юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра",  –  дип искә төшерделәр БР ГАИда.

 

Кызларны капотка утыртып йөрткән
Кызларны капотка утыртып йөрткән
Кызларны капотка утыртып йөрткән
Кызларны капотка утыртып йөрткән
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас