

Уфаның Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматына ярашлы, электр самокатындагы үсмер, Уссурийская урамы яклап Вологодская урамындагы тротуар буйлап хәрәкәт иткәндә юл уңаеннан китеп барган яшь кызга барып менгән.
18 яшьлек кыз җәрәхәтләнгән, аңа госпитализация таләп ителгән.
Юл-транспорт вакыйгасы факты буенча административ тикшерү башланган.
“Әгәр сервис самокатны арендага алучының яшен тикшермәсә, ул үзенең үк шартларын боза, бу исә санкцияләргә китерергә мөмкин. Балигъ булмаганның электр самокатында йөрүе яисә аккаунтны балага тапшырган өчен аккаунтка бәйләнгән банк картасыннан штраф салдырып алырга мөмкиннәр”, – дип искә төшерделәр Уфаның дәүләт автоинспекциясендә.
Чыганак: bashinform.ru