Хәвеф-хәтәр
7 Апреля , 05:19

Үсмер һөҗүменнән соң яраланган укытучы үлгән...

Күрше төбәктә - фаҗига. 

Ural Mash МАХ-каналыннан.Ural Mash МАХ-каналыннан.
Фото:Ural Mash МАХ-каналыннан.

Пермь краенда 17 яшьлек укучы мәктәпнең капка төбендә пычак белән укытучыга һөҗүм иткән. Бу хакта үзенең социаль челтәрендә губернатор Дмитрий Махонин хәбәр иткән.

Бу хәл Добрянка шәһәренең 5нче санлы мәктәбендә теркәлгән. Һөҗүм итүчене тоткарлаганнар,  мәктәп янында хокук саклаучылар эшли. Яраланган укытучыны  хастаханәгә алып киткәннәр.

Соңрак төбәк губернаторы җәрәхәтләнгән укытучының хәле бик авыр дип хәбәр иткән. Крайның башкаласыннан санитар авиация бригадасы чыккан.

“Кулдан килгәннең барысын да эшлибез”, – дигән Махонин.

Ural Mash МАХ-каналы мәгълүматы буенча, үсмер укытучыны имтиханнарга кертелмәгәне өчен яралаган. Ул 9нчы сыйныфта укыган.

Каза күргән укытучы рус теле һәм әдәбияты укыткан һәм 17 яшьлек үсмернең класс җитәкчесе булган. Аның уку белән проблемалары булган.  Шуңа укытучысы аны имтиханнарга кертмәү  турында карар кабул иткән. 

17 яшьлек Максим (исеме үзгәртелде) полициядә исәптә торган. 

P.S. 10.55 сәгатьтә SHOT МАХ-каналы 55 яшьлек Олеся Багутаның вафат булуы турында язып чыкты. Табиблар никадәр аның гомере өчен көрәшсә дә, алган җәрәхәтләре үлемгә китергән. Олеся Багута рус теле һәм әдәбияты укыткан. 2018 елда ул район күләмендә "Ел укытучысы" бәйгесендә "Төп һәм өлкән мәктәп укытучысы" номинациясендә җиңү яулаган булган. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас