Хәвеф-хәтәр
7 Апреля , 06:42

Пычак белән яраланган ир-атның гәүдәсен чемоданда тапканнар

Пычак белән яраланган ир-атның гәүдәсен сулык янында чемоданда тапканнар.

Пычак белән яраланган ир-атның гәүдәсен чемоданда тапканнарПычак белән яраланган ир-атның гәүдәсен чемоданда тапканнар
Пычак белән яраланган ир-атның гәүдәсен чемоданда тапканнар

Мәскәүдә, Алтуфьев шоссесы янындагы сулык янында, күпсанлы җәрәхәтләре булган ир-ат гәүдәсе табылган.

Бу хакта Русия Федерациясенең Мәскәү шәһәре буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Дүртенче апрельдә Алтуфьев шоссесы янында чемоданда ир-ат гәүдәсе табылган, анда күпсанлы кыйнау-кисү җәрәхәтләре рәвешендә көчләп үтерү эзләре күренә. Әлеге факт буенча «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Һәлакәт урынында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. Суд-медицина һәм дактилоскопик экспертизаларны да кертеп, суд экспертизалары билгеләнгән.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас