

3 апрель иртәсендә Чиләбе — Мәскәү поездының берничә вагоны рельстан чыккан. 22 кеше зыян күргән. Бу хакта Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер хәбәр итте. Ике кеше сөякләре сынган килеш хастаханәгә озатылган, тагын 20 — төрле имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләр арасында бер бала да бар (аягы имгәнгән).
Поездда барлыгы 157 кеше, шул исәптән 65 бала булган. Һәлак булучылар юк. Барысын да эвакуацияләгәннәр. Участокта хәрәкәт туктатыла. Транспорт прокуратурасы тикшерү үткәрә.
Чыганак: https://kazanfirst.ru/