

Октябрьскийда яшәүче 46 яшьлек ир-атның телефонына “обновление” килгәч, картасыннан 50 мең сумнан артык акчасы югалган. Ул Октябрьский шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең дежур частена мөрәҗәгать иткән.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, ир-ат мессенджерларның берсендә яңалыклар каналлары карап утырган. Кинәт телефон экранында “Установка обновления системы” дигән хәбәр килеп чыккан һәм шл ук мизгелдә экран сүнгән, ә телефонны ни сүндереп, ни кабызып булмаган. Шул ук вакытта телефонга төрле кушымталардан тавышлы сигналлар килеп торган. Бераздан телефон эшли башлаган.
Телефонын карап чыккач, полициягә мөрәҗәгать итүче ир-ат “яңарту программасы”ннан соң җайланмадан банк кушымталары юкка чыгуын күргән. Ул телефон настройкаларын заводта җитештерелгән дәрәҗәгә кадәр җиткергән, аннары яңадан кушымталарны йөкләгән һәм онлайн-банкка кергән. Һәм ни күзләре белән күрсен: шушы кыска гына вакыт эчендә аның картасыннан күптөрле транзакцияләр аша 50 мең сумга якын күләмдә акчалар күчерелгән.
Караклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: bashinform.ru