Хәвеф-хәтәр
6 апрель , 05:16

Тәмәке тартырга чыгармаганы өчен умыртка сөяген сындырган

Кострома өлкәсендәге Поназырево станциясендә Чиләбе-Санкт-Петербург поезды пассажиры проводницаны вагоннан кыска тукталыш вакытында этеп чыгарган.

Тәмәке тартырга чыгармаганы өчен  умыртка сөяген  сындырганТәмәке тартырга чыгармаганы өчен  умыртка сөяген  сындырган
Тәмәке тартырга чыгармаганы өчен умыртка сөяген сындырган

Инцидент видеога эләккән һәм социаль челтәрләрдә таралган.  Ир-ат тамбур ишеге янына килеп, хатынны тышка этеп чыгара, шуннан соң ишекне яба да вагонга кереп югала.

Проводница егылудан җитди җәрәхәтләр алган. Беренчел мәгълүматлар буенча, табиблар аңарда умыртка сөягенең компрессион сынуын ачыклаган.

Хәзер зыян күрүче медиклар күзәтүе астында. Хокук саклау органнары булган хәл факты буенча тикшерү үткәрә һәм һөҗүм итүченең шәхесен ачыклый.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас