Хәвеф-хәтәр
6 Апреля , 06:15

Пистолетны абыйсыннан алган: укучы сыйныфташының башына аткан

Свердловск өлкәсенең Ирбит районында 13 яшьлек укучы сыйныфташының башына пневматик пистолеттан атканнан соң ваемсызлык турында җинаять эше кузгатылган.

Пистолетны абыйсыннан алган: укучы сыйныфташының башына атканПистолетны абыйсыннан алган: укучы сыйныфташының башына аткан
Пистолетны абыйсыннан алган: укучы сыйныфташының башына аткан

Инцидент Зайково бистәсе мәктәбендә булган, дип хәбәр иттеләр Русия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсендә. Тикшерү мәгълүматлары буенча, яшүсмер шәхси дошманлыгыннан кызга аткан. Нәтиҗәдә ул баш җәрәхәте ала, баланың тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый. Шулай ук мәктәп укытучысы һәм бухгалтеры да аз гына җәрәхәтләр алган.

Эчке эшләр министрлыгының Свердловск баш комитеты матбугат хезмәте башлыгы Валерий Горелых сөйләгәнчә, малай тулы имин гаиләдә тәрбияләнә, моңа кадәр ул һәм аның туганнары исәптә тормаган. Пневматик пистолетны укучы яшерен рәвештә 19 яшьлек абыйсыннан алган.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас