+21 °С
Болытлы


М-5 «Урал» трассасының 1459 чакрымында ике «Лада Приора», «Мицубиси Лансер» һәм тагылма белән «ДАФ» зур йөк машинасы бәрелешкән. Төрле җәрәхәтләр белән 22 һәм 37 яшьлек җиңел машиналар йөртүче һәм аларның 18, 21 һәм 22 яшьлек өч пассажиры хастаханәгә озатылган.