Хәвеф-хәтәр
6 апрель , 05:58

Әллә язмыш, әллә ялгыш: уен зонасында балалары күз алдында үлгән

Уен бүлмәсенә  керү Барнаул гаиләсе өчен фаҗигагә әйләнгән.

Әллә язмыш, әллә ялгыш:  уен зонасында балалары күз алдында үлгәнӘллә язмыш, әллә ялгыш:  уен зонасында балалары күз алдында үлгән
Әллә язмыш, әллә ялгыш: уен зонасында балалары күз алдында үлгән

31 яшьлек әни сәер шартларда һәлак була. Аның бертуган апасы ул көнне нәрсә булганын сөйләде, дип хәбәр итә «КП». 2026 елның 22 мартында бертуган апалар балалары белән Барнаулдагы «Весна» сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан «Мисти Парк» уен бүлмәсенә барган. Мәрхүмнең сеңлесе ул көнне шарлы бассейны киртәләп алынганлыгын искә төшерә-янәсе, түбәнән су тамып торган өчен. Мәрхүмә апасының кызы белән таудан төшәргә киткән. Нинди тауда булганын кыз төгәл белми. аудан төштеп, үзе килде безнең янга: «Мин таеп киттем,  егылдым һәм башым белән бәрелдем»,  – диде. Утырды да кырын ята башлады", - дип сөйләде һәлак булучының сеңлесе.

Шуннан соң хатынның танавыннан күбекле кан ага башлый. Ашыгыч ярдәмне шундук чакырталар. Шаһитлар хатын-кызны үзләре аңына китерергә тырышып карый, ләкин берни дә ярдәм итми. Табиблар зыян күрүчене 30 минут дәвамында реанимацияләргә тырышып караган, ләкин уңышсыз. Йомгаклауда табиблар баш белән бәрелү нәтиҗәсендә баш миенә кан саву килеп чыккан дигән нәтиҗә чыгарган.

Хатынның кечкенә балалары калган. Алар өстеннән опеканы апасы рәсмиләштерә, чөнки әтисе 2025 елда ук СВО зонасында һәлак булган. Моның белән генә  фаҗига бетми әле. Туганнары раславынча, кызларның әнисендә булган хәлдән соң инсульт булган, һәм ул кызы үлгәннән соң ике көн узгач үлгән.

Фаҗигадән соң күңел ачу үзәге җитәкчелеге күңел ачу индустриясенең бәйсез экспертлары көче белән планнан тыш тикшерүне башлап җибәргән. Шулай ук «Мисти парк» вәкилләре хокук саклау органнарына барлык соралган материалларны: видеокүзәтү камералары язмаларын, документларны, эчке хисапларны бирүләрен белдерделәр. Парк администрациясе гаилә белән элемтәдә калуын дәвам итә, алга таба диалогка һәм теләсә нинди кирәкле ярдәм күрсәтүгә әзерлеген белдерә, гаиләгә һәм барыннан да элек һәлак булучының балаларына — матди һәм әхлакый яктан. Үзәк җитәкчелеге кичекмәстән һәлак булучының апасына җирләүне оештыру өчен матди ярдәм түләү турында карар кабул иткән.

Русия Тикшерү комитетының Алтай өлкәсе буенча тикшерү органнары хатын-кызның үлеме факты буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас