

Аргентинаның Санта-Фе провинциясенең Сан-Кристобаль шәһәрендә мәктәп укучысы флаг күтәргән вакытта мылтыктан ата башлаган. Нәтиҗәдә 13 яшьлек яшүсмер һәлак булган, тагын ике укучы җәрәхәтләр алган.
Бу хакта 30 мартта TN Аргентина телеканалы хәбәр итте. Тикшерү мәгълүматлары буенча, балигъ булмаган укучы гитара өчен чехолга салып, мылтык алып килгән. Флаг күтәрү тантанасы вакытында ул корал алып сыйныфташына аткан. Һәлак булган малайга 13 яшь була. 13-15 яшьлек башка ике укучы төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Аларның берсе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган.
Фото: Лилия Абзалилова, фотобанк СМИ РБ