Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
31 март , 15:12

Таиландта теш алдырганнан соң комага киткән Русия туристы үлгән

Красноярск шәһәреннән  29 яшьлек Екатерина Паттайяга ялга апасы белән бергә барган.

Таиландта теш алдырганнан соң комага киткән Русия туристы үлгән
Таиландта теш алдырганнан соң комага киткән Русия туристы үлгән

Кыз коляскада йөрүче инвалид булган һәм күптән сәяхәт турында хыялланганТаиландка сәфәргә ул озак вакыт акча  җыйган, бу аның чит илгә беренче чыгуы. 

мартта аның акыл теше шешә. Тешен ул урындагы клиникада иминиятләштерү буенча алдыра, әмма икенче көнне үк хәле кискен начарлана: сепсис башлана, температура 40 ка кадәр күтәрелә. Екатеринаны ашыгыч рәвештә авыр хәлдә дәваханәгә салалар, соңрак ул комага китә.

11 мартта ул өенә кайтырга тиеш булган. Якыннары һәм волонтерлар акча җыю турында игълан итә. Шуның нәтиҗәсендә махсус борт белән  аны Мәскәүгә кайтаралар. Кыз бу төнне аңына килмичә үлгән. Аңа 29 яшь булган.

Чыганак: https://vk.com/mir.faktov

 

Таиландта теш алдырганнан соң комага киткән Русия туристы үлгән
Таиландта теш алдырганнан соң комага киткән Русия туристы үлгән
Таиландта теш алдырганнан соң комага киткән Русия туристы үлгән
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас